Әкиятләр илендә уйный-уйный үсәбез

Ел саен балалар бакчасына яңа балалар килә. Аларны берләштерүдә, зурлар белән аралашуга өйрәтүдә, сөйләм телен үстерүдә, җәмгыятьтә үзен- үзе тота белеп, актив hәм сәләтле кеше булып үсүендә уен һәм матур әдәбиятның роле бик зур. Баланың бөтен тормышы уен. Уенда бала тирә- юнь турында, җәмгыятьнең законнары, кешеләрнең үзара аралашу матурлыгы турында мәгълүмат алып кына калмый, ә бу дөньяда яшәргә, үзенең мөгамәләләрен төзергә өйрәнә. Ә бу баланың игътибарлы, яхшы хәтерле, дөрес, матур, әйбәт сөйләшә белүен таләп итә. Уеннарында катнашып, балалар образлар, төсләр, авазлар аша тирә- юнь белән танышалар, ә сораулар балаларны уйларга, анализларга, йомгаклау ясарга мәҗбүр итә.
Акыл үсеше белән сөйләм теленең үсеше нык бәйләнгән. Персонажлар сөйләмен сәнгатьле итеп сөйләү өстендә эшләгәндә, баланың сүз байлыгы арта, аваз культурасы, интонацияле сөйләү тәрбияләнә. Башкарылачак роль баланы чиста, аңлашылырлык итеп сөйләвен таләп итә. Экиятләр тыңлау барышында, бала персонажлар өчен кайгырта, үзен алар урынына куя, булышу ысулларын таба, яхшылык hәм явызлыкка үзенең карашын күрсәтә. Баланы төрле яктан үстерә. Әкият геройларын кисеп ябыштыру, әвәләү яки рәсемгә төшергәндә, сәхнәләштергәндә бала эсәрне тагын да истә калдыра, иҗади сәләте ачыла, фантазиясе үсә.
Бүгенге көндә тәрбияченең төп бурычы - балаларны белемле, рухи яктан бай, әхлаклы, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Бу бурычлар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Шулар арасында иң әһәмиятлесе, үтемлесе һәм нәтиҗәлесе-уеннар.
Нәниләребездә өлгерлек, кыюлык, тапкырлык тәрбияләүдә халык уеннары зур әһәмияткә ия. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, тормыш-көнкүреше чагылыш тапкан бу уеннар балаларда үз көченә ышану, күмәклек, ярдәмләшү, шулай ук кешелеклелек, шәфкатьлелек кебек күркәм сыйфатлар да тәрбияли. Шигъри такмаклы уеннар балаларның хәрәкәтчәнлеген арттыру белән бергә, сөйләм телен дә үстерә, уен барышында һәммәсенә дә катнашырга мөмкинлек туа.
Сөйләм осталыгын үстерүдә һәм дөрес итеп сөйләргә өйрәтүдә коммуникатив уеннар гаять зур әһәмияткә ия, чөнки алар һәрвакыт сүзләр белән бәйләп алып барыла. Уен барышында укучылар сүзләрне күмәк кабатлыйлар, яңа сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнәләр, бер – берсе белән аралашалар. Коммуникатив уен шулай ук уйланылган( шартлы), проблемалы ситуаци- яләр барлыкка китерү һәм аларны уйнау (чишү) төрендәге күнегүләр дә. Ситуация сөйләмгә этәргеч була. Мондый уеннарда укучыда фикерләүне эшкә җигү нәтиҗәсендә нәрсәдер әйтү ихтыяҗы барлыкка килә. Образлы фикерләү логик фикерләү белән бергә алып барыла. Эш – хәрәкәтләр барышында әйтелгән сүзләр хәтердә ныграк сеңеп кала. Хәрәкәтләр белән башкарылган сөйләм әйтелгән, уйланылган образны(сурәтне) җанлырак итеп күз алдына китерергә ярдәм итә. Коммуникатив уеннар телдән сөйләмне үстерү, камилләштерү өчен баланы җанлы сөйләмгә (диалог) яки күмәк сөйләмгә (полилог) тарту максатыннан үткәрелә. Уен вакытында бала эзләнә, үз фикерен курыкмыйча әйтә ала. Катнашучылар бер-берсенә ярдәм итә, белгәннәре белән уртаклаша. Бу исә балада игътибарлылык, ярдәмчеллек сыйфатлары һәм үз уңышларына шатлану хисе тәрбияли. Оялчан балалар онытылып, үзләре дә сизмәстән, уенга кушылалар. Шулай итеп, коммуникатив уеннар балаларга аралашу өчен тормышчан шартлар тудыра, чын тормышка күпер сала.
Балаларны шәфкатьле, миһербанлы, изгелекле, кешелекле итеп тәрбияләү, сөйләм культурасын, сүз байлыгын арттыру, хәтерен үстерү максатыннан программаның теория өлешендә сүзле уеннар, тел шомарткыч такмазалар, тел көрмәкләндергечләр, үртәвечләр, такмаклар, мәкальләр һәм әйтемнәр, мәзәкләр, табышмаклар, һәм әкиятләр урын алды. Телдәге кимчелек баланың акыл үсешен тоткарлый, фикер йөртүенә комачаулый, нәтиҗәдә бала үз фикерен тулысынча сөйләп бирә алмый. Бу күнегүләр, мавыктыргыч итеп, уен формасында оештырыла һәм укучыларның телләрендәге кимчелекләрне төзәтергә ярдәм итәләр.
Балаларның физик һәм рухи яктан сәламәт үстерү максатыннан программаның практика өлешенә төрле хәрәкәтле уеннар кертелде, чөнки физик һәм рухи яктан сәламәт бала гына ата – анасына һәм җәмгыятькә файда китерә ала.
Шушы максатлардан чыгып, түбәндәге бурычлар куелды:
- укучыларның психологик үзенчәлекләрен истә тотып, уен эшчәнлеген оештыру;
- уенны баланың һәр төр эшчәнлегенә кертү;
- һәр баланың характерын, темпераментын, шәхси мөмкинлеген, теләген истә тоту;
- предметлы уен тирәлеге булдыру.
Балалар белергә тиеш:
● халкыбызның гасырлар дәвамында тупланып килгән поэтик һәм педагогик мирасы булган балалар фольклорын;
● халык педагогикасын;
● әхлак кагыйдәләрен;
● әдәп-тәртип кагыйдәләрен.
Түгәрәккә барлыгы 10 бала йөри. Атнага бер тапкыр (шимбә) 15-20 минут дәвамында үткәрелә. Барлыгы 35 сәгать планлаштырылган.
Прикреплённые документы:
27475_Tүgәrәkkә yөrүche balalar isemlege.docx
.docx, загружено: 27 января 2016